Нәтиҗәләр саны: Загрузка , эзләү 0.001 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Төрле _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ телләрдәге бер үк семантик үзәкле сүзләрнең күчерелмә мәгънәсендә бер-берсенә туры килүе яки килмәве ул сүзләрнең икенче мәгънә алу сыйфатына бәйле. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
  2. Ике телнең дә семантик тәңгәл сүзләрендә, бер мәгънәне икенче мәгънәгә алыштырып, шул ике төшенчәне ул төшенчәләр белдергән предмет яки күренешләрнең бер үк төрле яки охшаш билгеләре буенча чагыштырганда, туры мәгънәләре белән тәңгәл сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылышлары да бертөрле була. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
  3. ә инде бер тел иясе, охшаш сыйфатка нигезләнеп, бер предметның исемен икенче предметка күчерсә, икенче тел иясе шул ук предметның исемен, ниндидер башка бер охшаш сыйфатка нигезләнеп, өченче бер предметка күчерсә, ул чагында туры мәгънәләре белән бердәй сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылышлары төрлечә була. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
  4. Мәсәлән, рус кешесе, энәнең җеп тага торган тишеге белән колак арасында охшашлык күреп, колак исемен энә тишегенә күчергән («игольное ушко»), татар кешесе исә, шул ук энә тишеген күзгә охшатып, аңа күз исемен биргән («энә күзе»). Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
  5. икетеллелек җирлегендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр (троплар) кулланудагы хаталар, асылда, бер телнең күчерелмә мәгънәдә килгән сүзләрен икенче телдәге туры мәгънәле тәңгәллекләре белән алмаштыру аркасында, ягъни механик рәвештә эш итү, икенче төрле әйткәндә, әйләндереп кенә тәрҗемә итү аркасында килеп чыга. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
  6. әгәр дә ике телдәге төп мәгънәләре тәңгәл сүзләрнең берсе икенче телдәге сүзнең күчерелмә мәгънәсен белдерә алмый икән, ул чагында чыганак сүзнең күчерелмә мәгънәсен белдерә алырлык икенче бер сүз табып кулланырга туры килә. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
  7. Чөнки «горлышко» шешәнең нечкәреп килгән, сыеклык сала торган өлеше мәгънәсендә килгән. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
  8. Икенче төрле әйткәндә, рус кешесе шешәнең сыеклык сала торган һәм нечкәреп килгән өске өлешендә беренче чиратта муен белән охшашлык күргән һәм шешәнең өске өлешен шул сүз белән аңлаткан. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
  9. Татар кешесе исә шешәнең шул ук өске өлешендә, аннан сыеклык салынуга карап, авыз белән охшашлык күргән һәм аны шул исем белән атаган да («шешә авызы»). Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ
  10. Димәк, «горлышко» сүзенең мәгънәсен бу очракта татар телендә «авыз» сүзе белән бирергә тиеш булабыз. Рүзәл Юсупов . РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫ